«Сәламәт буласың килсә»КВН. Алексеевск районы, «Кайгырту " приюты.

2020 елның 19 ноябре, пәнҗешәмбе

16.11.2020. «Кайгырту» приютында тәрбияче Зверева Е.Г. 9 кешедән торган мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән «Сәламәт буласың килсә»дигән КВН үткәрде.

Максат: балаларда сәламәт яшәү рәвеше турында күзаллаулар формалаштыру.

Бурычлар: Элек алган спорт төрләре, кеше сәламәтлеге өчен витаминнар файдасы турында белемнәрне ныгыту. Балаларның сәламәтлек өчен табигый факторларның (су, һава, кояш) йогынтысы турында күзаллауларын киңәйтү. Организм өчен нәрсә файдалы һәм нәрсә зарарлы икәнлеге турында күзаллауларны формалаштыру.

     Барлык мәктәпкәчә яшьтәге балалар да «Сәламәт буласың килсә»дигән КВНда актив катнаштылар. Балалар «Әйе-Юк», «Уйлап -тапчы» уеннарында, «Гигиена ярдәмчеләре», «Пешекчеләр», «Кыяр тозлау " бәйге-эстафеталарында катнаштылар, алар барышында үзләренең җитезлекләрен, игътибарлылыкларын, фикерләүләрен күрсәттеләр.  Балалар вакытны уйнап  кына күңелле үткәреп  калмыйча, дөрес һәм файдалы туклану, гигиена предметлары, сәламәтлек өчен чыныктыру процедуралары, физкультура һәм спорт турында белемнәрен дә ныгыттылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International