«Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Сәйфуллина Альбина “Аек ата –ана-бәхетле гаилә” программасы кысаларында социаль ярдәм алучылар белән коррекцион дәрес үткәрде.
“Тәрәзәдән күренеш” дигән метафорик ассоциатив карталар- визуаль метафора белән эшләү коралы, клиентның эчке дөньясына керүдә, ресурслар һәм иҗади сәләтне үстерүдә ярдәм итә.Коррекциядә карталар белән эшләүнең төп максаты - кешең узен зат итеп формалаштыру, катлаулы тормыш хәлләрен җиңү өчен эчке терәкләр һәм ресурслар эзләү,мотивлар һәм хисләр өстендә эш иде.
Чарада 2 ата-ана һәм 1 балигъ булмаган бала катнашты.