«Үсеш» клубы кысаларында 2020 нче елның 17 нче ноябре көнне Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль педагогы Олеся Минһаҗетдинова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 10 бала өчен «Тылсымлы ил» дигән төркемле дәрес оештырды. Максат: логик фикерләүне, иҗади сәләтләрне, хыялларны, үз-үзеңә ышанычны үстерү.
Дәрес “Тылсымлы ил” дип исемләнгән әңгәмә белән башланып китте. Педагог балалардан мондый илне ничек күзаллаулары белән кызыксынды. Анда кызыклы һәм гадәти булмаган нәрсә булырга мөмкин? Балалар үз фантазияләрен сөйләгәннән соң, “Бу нинди әкият?”, “Геройны тап” уеннарына күчтеләр. Аннары педагог «Тылсымлы төн» аппликациясен үтәргә тәкъдим итте. Моның өчен балалар бергәләшеп кирәкле фигураларны кистеләр һәм аларны кәгазь битенә ябыштырдылар. Балалар биремне бик тырышып башкардылар. Эшләр кызыклы һәм гадәти булмаган килеп чыкты.
Дәрес ахырында катнашучылар үз эшләрен күрсәттеләр һәм тәэсирләре белән уртаклаштылар.