Бөтендөнья пәрәвезендә куркынычсыз йөрү
Бүгенге көндә компьютерларның күбесе мәктәпләрдә дә, өйдә дә, эштә дә югары тизлекле каналларга тоташа, бу интернетта нәтиҗәле эшләү мөмкинлеге бирә. 18 нче ноябрь көнне Яр Чаллы тернәкләндерү үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен "Солнышко" тернәкләндерү үзәгендә балаларны заманча мәгълүмати мохиттә җаваплы һәм куркынычсыз тәртип кагыйдәләре белән таныштыру максатыннан « Бөтендөнья пәрәвезе буйлап куркынычсыз йөрү»дигән танып-белү чарасы узды.
Чара барышында балалар компьютерның барлыкка килү тарихын, Интернетның файдасы һәм зарары турында искә төшерделәр. Тәрбияче Наталья Владимировна белән бергә дөнья илләре буйлап сәяхәт итәргә киттеләр. Жираф һәм француз үрдәкләре турында күңелле биюләрне башкаргач, Һиндстан, Америка, Япония, Италия, Франция кебек илләрдә булдылар. Ә дөньяның иң салкын илләрендә-Гренландиядә, Лапландиядә, Норвегиядә, дәртле музыка астында кар бабай ясадылар. Соңыннан балалар танып-белүле мультфильм карадылар.