Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә социаль педагог Елена Макарова 24 гыйнвар көнне Россиянең Хәрби дан көне – Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итүгә 78 ел тулу уңаеннан «Блокадалы икмәк» дип исемләнгән Бөтенроссия Хәтер дәресе үткәрде. Чара «Блокадалы икмәк» Бөтенроссия акциясе кысаларында 21 балигъ булмаган бала арасында Ленинград блокадасы вакытында Ленинград халкының батырлыгын һәм әлеге көннәрнең тарихи истәлеген саклап калу максатыннан оештырылды.
Социаль педагог балаларга 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышының иң героик һәм фаҗигале сәхифәләренең берсе – Ленинград шәһәре блокадасы турында сөйләде. Балалар блокадалы Ленинградның тарихы, шәһәр халкының һәм саклаучыларның гражданлык батырлыгы турында белделәр, блокадалы Ленинградның символы – 125 граммлы кечкенә ипи кисәге, аны әзерләү рецепты белән таныштылар. Аннан соң катнашучылар камалышта яшәүчеләрнең истәлекләре, «Морзе Азбукасы», «Шифрлау», «Кроссворд» уеннарында актив катнаштылар.
Дәрес ахырында балалар чарада ишеткәннән һәм күргәннәреннән алган хис-кичерешләре белән уртаклаштылар һәм теләсә нинди, хәтта начар шартларда да кешелеклелекне сакларга мөмкин һәм кирәк, шулай ук үз илеңнең тарихын белергә һәм истә тотарга кирәк дигән нәтиҗә ясадылар.