«100%» лы куркынычсызлык»

2022 елның 21 гыйнвары, җомга

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә «Балачак иминлеге» Бөтенроссия акциясе кысаларында социаль педагог Елена Макарова «100%» лы куркынычсызлык» дип аталган уен-викторина үткәрде. Куркынычсызлык кагыйдәләрен кабатлау, игътибар, күзәтүчәнлек, кагыйдәләрне үтәү теләген үстерү, шулай ук үз сәламәтлегеңне һәм тирә-юньдәгеләрнең сәламәтлеген саклау максатыннан үткәрелгән чарадада 11 бала катнашты.

Социаль педагог балалар белән мәктәптә, өйдә һәм урамда үзеңне ничек дөрес тотарга, шулай ук экстремаль хәлләрдә нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйләштеләр. "Куркынычсызлык-100%" уен-викторинасында балалар куелган сораулар һәм биремнәрне үтәү турында фикер алышуда актив катнаштылар. Табышмаклар, мәкальләр һәм уеннар куркынычсызлык турында мәгълүматны ныгытырга ярдәм итте.

Соңыннан балалар тыныч яшәү өчен, куркынычсызлык кагыйдәләре белән дус булырга кирәк дигән нәтиҗә ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International