«Үзгәрешләр җиле» клубы эше кысаларында 21 нче гыйнвар көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Гөлназ Веселовская балигъ булмаганнарга «Батыр» спорт комплексына баруны оештырды. Әлеге чарага социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә закон белән каршылыклары булган яшүсмерләр килде.
Башта “Батыр” спорт мәктәбе хезмәткәре балаларны учреждениенең эше белән таныштырдылар, бозда үз-үзеңне тоту һәм куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен искә төшерде.ләр Аннан соң балалар, тимераяклар алып, бозга киттеләр. Әлеге чараны үткәрү нәтиҗәсендә яшүсмерләр вакытны файдалы итеп үткәрделәр, энергия заряды, күп уңай эмоцияләр алдылар, сәламәтлекләрен ныгыттылар. Барлык катнашучыларның кәефе күтәрелде, катнашучылар рәхәтләнеп көлделәр, күңел ачтылар.
Спорт комплекска бару балаларны берләштерде, ә иң мөһиме сәламәт яшәү рәвешенә һәм спортка җәлеп итте.