“Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты”ның “Шәфкатьлелек”бүлегендә өстәл уеннары

2022 елның 21 гыйнвары, җомга
Шөгыльнең максатлары: - танып-белү мөмкинлекләрен үстерү; -үзара хөрмәт хисе тәрбияләү; - көлү һәм шатлануга этәрә торган хисләр уяту; - уен эшчәнлеге турында балаларның күзаллауларын киңәйтү. Балалык чорыннан башлап, уен- балалар тормышында мөһим урынны алып тора. Ә өстәл уеннары исә- балалар гына түгел, зурлар өчен дә танып-белү эшчәнлеген үстерүче чыганак булып тора. Ул күңел ачу, ял вакытларында дә балаларның ихтыяҗларын канәгатьләндерә. Өстәл уеннары ул- бүлмәдә махсус яки гади өстәлдә җиһазлар ярдәмендә уйный торган уеннар. Дәрес бер-бербезне сәламләүдән башланды һәм без балалар белән берлектә могҗизалы уеннар дөньясына сәяхәткә чыктык. Уен барышында балалар зур кызыксыну белән уйнадылар. Бу бигрәк тә, аларның вак моторика эшчәнлегенә зур йогынты ясады һәм шатлык хисләре белән дә тулыландырылды. Уен балаларның бер-берсе белән берләшү хисе үсешенә дә уңай йогынты ясады. Балалар бик тырышты һәм үзләренең үсешенә шактый гына уңай халәт алдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International