ЯҢАЛЫКЛАР


27
ноябрь, 2020 ел
җомга

 Һәр кеше гомеренең көзен гаиләдә, матди һәм мораль яктан ярдәм итәрлек туганнары арасында лаеклы итеп каршы аласы килә.Чөнки яхшы микроклиматлы гаилә ул өй шартларында  якыннары тарафыннан рухи һәм матди ярдә күреп озын гомер кичерү  мөмкинлеге.


26
ноябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Әниләр көненә багышланган бәйрәм

 

Әниләр Көне - иң дулкынландыргыч бәйрәмнәрнең берсе. Һәр кеше күңелендә үз әнисенең кабатланмас образын йөртә, чөнки ул, бернигә дә карамастан, һәрвакыт жәлли,  назлый, иң җылы, ягымлы сүзләр белән атаячак.

Яр Чаллы шәһәренең «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү  үзәгендә  26 нчы ноябрьдә Әниләр көненә багышланган чара узды, анда 27 инвалид бала һәм 11 ата-ана катнашты. Музыка җитәкчесе Гиниатуллина Е. Н. һәм тәрбияче Полуэктова Л. В. залда яхшы кәеф булдырдылар,  өйдәгечә җылы атмосфера тудырдылар.

Балалар үз әниләрен чын күңелдән махсус әзерләнгән шигырьләр белән котладылар, сәхнәгә чыгып, экспромт формада рәхмәт сүзләрен җиткерделәр һәм мәхәббәтләрен   аңлаттылар.

«Әнине киендер», «әни ярдәмчеләре" дигән мавыктыргыч уеннар балаларга да, әниләргә дә уртак эшчәнлекнең бәхетле минутларын бүләк иттеләр. Соңыннан балалар «һәркемнең үз әнисе " дигән җыр астында дәртле бию башкардылар, ул бәйрәм кунакларын чын күңелдән сөендерде.

Балалар  үз куллары белән әзерләнгән открыткалар бүләк иткәч, әниләрнең балаларга рәхмәт сүзләрен әйтүләре бик дулкынландыргыч мизгел булды.

Тагын бер кат барлык әниләрне бәйрәм белән котлыйсы һәм көндәлек мәшәкатьләре өчен рәхмәт белдерәсе килә.

Яңа Чишмә районында “Олы буын” федераль проекты“Демография” милли проекты кысаларында, диспансеризация һәм профилактик тикшеренү үтәр өчен, авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән һәм аннан да өлкәнрәкләрне,  Яңа Чишмә район үзәк хастаханәсенә китерү дәвам итә. 

2020 елның 26 ноябрь көнне Югары Утар балалар интернат йортында әниләр көне уңаеннан “Минем әнием” исемле рәсем конкурсы үткәрелде.

Җәлил картлар йортында “Наклей-ка” тугәрәге

Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль педагогы Елена Макарова Бөек Ватан сугышы елларында совет сугышчыларының батырлыкларын саклап калу һәм хөрмәт итү максатыннан «Тормыш дәвам итсен» дип исемләнгән тематик күргәзмә оештырды.

ТАССРның 100 еллыгына багышланган чаралар циклы кысаларында Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Татарстан Геройлары», «Без яши торган Республика» дигән таныштыру презентацияләре үткәрелде. 

«Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» белгечләре Гөлнара Якупова һәм Зилә Хәбибуллиналар «Сиделка» хезмәтләре алучыларга тикшерү белән өйләренә бардылар. Социаль хезмәт алучыларга сиделкалар азык-төлек һәм дарулар сатып ала, ашарга   әзерли һәм ашата, савыт-саба юа, киемнәрен алыштыра һәм кирәк булган башка эштә ярдәм күрсәтә.

Социаль хезмәтләр алучылар сиделкалар адресына җылы сүзләр әйттеләр.

«Үзгәрешләр җиле» клубы эше кысаларында.2020 нче елның 25 нче ноябре көнне Түбән Кама «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгечләре Гөлназ Веселовская һәм Гөлнара Гизатуллина закон белән каршылыклары булган 15 яшүсмер өчен «Синема» кинотеатрында «Подольск курсантлары» фильмын карау оештырдылар.  Максат: Ватаныбыз өчен горурлык хисен формалаштыру, Бөек Ватан сугышында безнең солдатларның батырлыгын хәтердә саклау өчен шартлар тудыру.

"Здравушка" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Балаларга Татарстан Республикасы Конституциясе турында"дигән дәрес узды.

Балалар Конституциянең әһәмияте турында белделәр, гражданнарның хокуклары һәм ирекләре турында тыңладылар. Әлеге дәрес балаларда гражданлык формалаштыру, үз Ватаныңа карата мәхәббәт һәм хөрмәт хисләрен ныгытты.

Балалар Конституциянең барлыкка килү тарихы, гражданнарның төп хокуклары һәм бурычлары турында белделәр. Дәрес ахырында тәрбияләнүчеләр викторинада катнаштылар. Балалар кызыксынып тематик сорауларга җавап бирделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International