Патриотик тәрбиядә якынлашып килүче “Россиянең хәрби дан көне”, “Билгесез солдат көне”, “Ватан геройлары көне” даталары кысаларында батырлык темасы аерым урын алып тора. 24 ноябрьдә ведомствоара учетта торучы балигъ булмаганнар һәм “Киноучреждение” МБУ да социаль хезмәт алучылар белән “Форпост” җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр (студентлар) формированиеләренең республика үзәге белән берлектә “На мосту” фильмын карау үткәрелде.
24 ноябрь көнне “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында “Profistail” волонтерлар отряды психологы һәм үзәк психологы тарафыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм аларның әти-әниләре өчен “Развивайка” клубында төркемле дәрес үткәрелде.
10 нчы санлы социаль участокта Россия хәрби тарихының истәлекле даталары кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Римма Борисова 6 бала белән «Киевны азат итү» дигән профилактик дәрес үткәрде. Максат: үз Ватаның тарихына ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыру.
Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә көндезге булу бүлегенең культорганизаторы Людмила Пинчук социаль хезмәт алучылар өчен “ Кунелле стартлар” дигән уен үткәрде.
Ноябрьдә Матери көнен билгеләп үтү инде традициягә әйләнде. Бу көнне ана хезмәтенә һәм үз балаларының иминлеге хакына аналарның эчкерсез корбанына тиешле бәя бирү кабул ителгән. Бу мәңгелек бәйрәм дип әйтеп булмый. Һәр кеше өчен буыннан буынга әни - тормышта иң төп кеше. Ана булгач, хатын үзендә иң яхшы сыйфатлар: яхшылык, мәхәббәт, кайгырту һәм сабырлык ача. Әниләргә күпме генә яхшы, игелекле сүзләр әйтелмәсен, алар беркайчан да артык булмаячак. Шуңа бәйле рәвештә, «Камские зори» социаль приютында әниләр һәм әбиләр өчен бәйрәм чарасы үткәрелде.
2020нче елнын 25нче ноябрь көнне Югары Утар балалар йортында, тәрбияче Галимҗанова Ф.Н. инициативасы белән хатын-кызларны “Әниләр көне” белән котлау оештырылды.
Карантинда торганда хәрәкәтсез кеше энергиясен югалта, начар хис итә. Хавада йөрү-кирәкле физик йөкләнешне алу өчен иң гади һәм кулай алымнарның берсе.
Укрепление психо - эмоциональной сферы воспитанников
«Кама Тамагы муниципаль районындагы «Богородский рай» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының гаилә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлегендә «Мин ата-ана " дигән өстәл уенын кулланып чираттагы дәрес үткәрелде»
2020 елның 25 ноябрендә, Әниләр көне алдыннан, Яңа Чишмә районы “Кайгырту” үзәге белгечләре, мөмкинлекләре чикле булган бала янында булдылар. Бала белән очрашу вакытында, өйгә визит ясау кысаларында, иҗат сәләтне үстерү максатыннан, бармак белән рәсем ясау технологиясе буенча, аның белән әнигә бүләк ясалды.