Әниләр көне алдыннан Балык Бистәсе районы «Доверие – Ышаныч» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе хезмәткәрләре күп балалы гаиләләр, социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр белән бергә «Ана булу бәхете» дигән Бөтенроссия гаилә флешмобына кушылдылар.
«Радуга» комплекслы үзәгенең «Швейное дело» хезмәт тернәкләндерү кабинеты базасында «Раз стежок, два стежок» түгәрәге эше кысаларында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль хезмәтләр алучылары белән чираттагы дәрес булып узды.
«Радуга» Бөгелмә комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылары белән социаль эш буенча белгеч Титова Альбина ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Минем Ватаным - Татарстан» дәресе үткәрде.
Әниләр көне-ул җылы, йөрәкле бәйрәм. Әниләргә күпме генә яхшы, яхшы сүзләр әйтелсә дә, алар артык булмаячак, билгеле.
Норлатның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында бәйрәмгә багышланган чара узган. Әлеге чарада яшәүчеләр өчен видео котлаулар күрсәтелде, тематик шигырьләр һәм җырлар башкарылды. Социаль хезмәт алучылар дулкынланып, матур хатирәләре белән уртаклаштылар, җырладылар, көлделәр һәм бер-берсенә бик күп игелекле сүзләр әйттеләр.
Бәйрәм гаилә күңеленә хуш килде.
«Демография» милли проектының «өлкән буын» проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районында 2019 елның икенче сентябреннән башлап, диспансеризация, профилактик караулар, скрининглар үткәрү өчен, авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны район медицина оешмаларына китерү гамәлгә ашырыла башлады.
"Үзгәрешләр җиле" клубы эше кысаларында 2020 нче елның 26 нчы ноябре көнне Түбән Кама "Веста" Үзәгенең социаль эш буенча белгечләре Гөлнара Гыйззәтуллина һәм Гөлназ Веселовская закон белән каршылыклары булган 15 яшүсмер өчен "Кичектергесез халәтләрдә беренче медицина ярдәме"дигән темага дәрес уздырдылар. Максаты: беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча белем бирү, беренче ярдәм күрсәткәндә ышанычлы булу халәтен үстерү.
Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова социаль хезмәт алучылар катнашында әниләр көненә багышланган һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында "Сөйкемле, мөләем, иң матур әнием!" дигән музыкаль-шигъри кичә үткәрде.
Чирмешән муниципаль районында «Мәрхәмәтле йөрәк» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт бюджет учреждениесенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре Россия Федерациясе Үзәк банкы оештырган Финанс грамоталылыгы буенча онлайн-дәресләрдә катнашалар.
Әниләр көне алдыннан гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре сәламәтлеге һәм инвалидлыгы мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен “Ачык дөнья” клубыннан балигъ булмаганнар белән катнаштылар.
2020 елның 25 ноябрендә Баулы муниципаль районындагы «Милосердие» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече Капитонова Татьяна, "Карау тернәкләндерү мәктәбе» технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында, социаль хезмәткәр Гиззатуллина Л. Б. катнашында өйдә (урын өстендә) дәрес үткәрелде.