2020 елның 26 ноябрь көнне Югары Утар балалар интернат йортында әниләр көне уңаеннан “Минем әнием” исемле рәсем конкурсы үткәрелде.
Җир йөзендә күптөрле бәйрәмнәр бар. Шулар арасында иң матур, күнелгә
иң якыны- Әниләр бәйрәме .Әниләр җирдә иң кадерле, мәрхәмәтле кешеләр. Бу көнне әниләргә иң матур, иң җылы, иң назлы сүзләр әйтәсе килә.
Безнең балалар йортында яшәүче балаларның әниләре – ул тәрбияче апалары. Балалар аларны яратып – Әни диеп эндәшәләр. Алар үзләренең рәсемнәрендә хыялдагы әниләрен һәм аларны тәрбияләүче тәрбияче апаларны сүрәтләделәр. Алар ясаган рәсемнәр бик матур һәм эчтәлекле килеп чыкты.
Өч хәрефтән генә торучы “ Әни” сүзендә никадәр мәгънә яшеренгән!