Өлкәннәр һәм инвалидлар йортларында ял итүне оештыру махсус өйрәтелгән кешеләр тарафыннан планлаштырыла. Интернат-йортта яшәүче һәр кешегә кызыклы һәм уңайлы вакыт гарантияләнә.
Җәлил картлар йортында тәрбияче Гаязетдинова Резеда җитәкчелегендә «Наклей-ка» дигән темага атна саен түгәрәк үткәрелә.
Аның максаты-эстетик, әхлакый тәрбия бирү. Түгәрәкләрдә төп бурыч-өлкәннәр һәм инвалидларда үзләре ясаган әйберләренә эмоциональ яктан уңай мөнәсәбәт тәрбияләү, төрле материаллар белән эшләү күнекмәләрен формалаштыру һәм үз-үзеңә хезмәт күрсәтү күнекмәләрен формалаштыру. Шәхеснең үҗәтлеге, максатчанлыгы, пөхтәлеге, хезмәт сөючәнлеге формалаша.
Көтелгән эш нәтиҗәләре: бурычларны хәл итү социаль хезмәт күрсәтүләрдән файдаланучыларга ярдәм итәчәк: -үз эшеңне төрле материаллар белән бизи белү; -нәтиҗәне күрергә һәм аңа ирешергә; - уенчыклар, сувенирлар ясау, күләмле картиналар, композицияләр ясау. Мондый дәресләр, белгечләр сүзләренә караганда, интернат-йорт карамагындагыларга ләззәт һәм уңай эмоцияләр бирә.