Гаилә учагы җылысы

2020 елның 27 ноябре, җомга

 Һәр кеше гомеренең көзен гаиләдә, матди һәм мораль яктан ярдәм итәрлек туганнары арасында лаеклы итеп каршы аласы килә.Чөнки яхшы микроклиматлы гаилә ул өй шартларында  якыннары тарафыннан рухи һәм матди ярдә күреп озын гомер кичерү  мөмкинлеге.

Кызганычка каршы, бүгенге көндә мондый мөмкинлеккә ия булмаган кешеләр дә бар. Нәкъ менә шундый ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләр өчен Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы “Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә” пилот проектын башлап җибәрде. “Демография” милли проектының “Өлкән буын” проекты кысаларында пенсия яшендәге кешеләр һәм инвалидлар гаиләле булу мөмкинлегенә ия. Проектның асылы шунда: пенсия яшендәге кешеләр һәм инвалидларга икенче йорт табып, анда аларны туганнары буларак кабул итүгә ирешү. Өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар үзләрен гаиләнең тулы бер өлеше итеп тоеп һәм гомерләренең соңгы елларын мәхәббәт, хөрмәт һәм игътибар белән үткәрәчәкләр.

 24 ноябрь көнне  Зәй муниципаль районы социаль яклау бүлеге начальнигы Хуҗина Э.Г. һәм социаль эш буенча белгеч Ишмякова Г. А. Гыйниятуллиннар гаиләсендә тәрбияләнүче Гильфанов Салихҗан Батталович янына бардылар.

Гыйниятуллиннар гаиләсендә Салихҗан Батталович үзен бик уңайлы хис итә. Аның үзенең аерым бүлмәсе бар, янында  кайгыртучан, игътибарлы кешеләр. Аңа бигрәк тә өйдә бөтен гаилә җыела торган яллар ошый, чөнки бу көнне кунакка өлкән балалар да килә. Алсу Таһировна һәм аның ире өчен ул әтиләрен, ә аларның балалары өчен бабаларын  алыштырган кадерле кеше.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International