Әниләр көненә багышланган бәйрәм

2020 елның 26 ноябре, пәнҗешәмбе

Әниләр көненә багышланган бәйрәм

 

Әниләр Көне - иң дулкынландыргыч бәйрәмнәрнең берсе. Һәр кеше күңелендә үз әнисенең кабатланмас образын йөртә, чөнки ул, бернигә дә карамастан, һәрвакыт жәлли,  назлый, иң җылы, ягымлы сүзләр белән атаячак.

Яр Чаллы шәһәренең «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү  үзәгендә  26 нчы ноябрьдә Әниләр көненә багышланган чара узды, анда 27 инвалид бала һәм 11 ата-ана катнашты. Музыка җитәкчесе Гиниатуллина Е. Н. һәм тәрбияче Полуэктова Л. В. залда яхшы кәеф булдырдылар,  өйдәгечә җылы атмосфера тудырдылар.

Балалар үз әниләрен чын күңелдән махсус әзерләнгән шигырьләр белән котладылар, сәхнәгә чыгып, экспромт формада рәхмәт сүзләрен җиткерделәр һәм мәхәббәтләрен   аңлаттылар.

«Әнине киендер», «әни ярдәмчеләре" дигән мавыктыргыч уеннар балаларга да, әниләргә дә уртак эшчәнлекнең бәхетле минутларын бүләк иттеләр. Соңыннан балалар «һәркемнең үз әнисе " дигән җыр астында дәртле бию башкардылар, ул бәйрәм кунакларын чын күңелдән сөендерде.

Балалар  үз куллары белән әзерләнгән открыткалар бүләк иткәч, әниләрнең балаларга рәхмәт сүзләрен әйтүләре бик дулкынландыргыч мизгел булды.

Тагын бер кат барлык әниләрне бәйрәм белән котлыйсы һәм көндәлек мәшәкатьләре өчен рәхмәт белдерәсе килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International