ТАССРның 100 еллыгына багышланган чаралар циклы кысаларында Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Татарстан Геройлары», «Без яши торган Республика» дигән таныштыру презентацияләре үткәрелде. Дәресләр бик информатив иде, балалар Ватаныбызның гимнын, гербын, флагын искә төшерделәр. Татарстан үсешенә зур өлеш керткән күренекле шәхесләр белән таныштылар. Танылган язучылар, шагыйрьләр һәм аларның легендар әсәрләре аталды. Тәрбияләнүчеләребез чираттагы тапкыр ватанпәрвәрлек һәм үз җиребез өчен горурлык хисләре кичерделәр.
.jpg)