«Безне шартлатырга тиеш булган кыз»

2022 елның 25 гыйнвары, сишәмбе

Терроризм һәм экстремизмны кисәтү буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Әлфия Байкова «Мин иминлектә» дигән технологиядән «Безне шартлатырга тиеш булган кыз» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Толерантлык формалаштыру һәм милләтара ызгыш һәм түземсезлек профилактикасы максаты белән әлеге дәрестә 15 балигъ булмаган бала катнашты.

Дәрес башында «терроризм» һәм «экстремизм» дигән темага әңгәмә үткәрелде. Катнашучылар поездларда, вокзалларда, метрода, уку йортларында шартлату, үтерү, тоткынлыкка алу, урлау– боларның барысы да терроризмга керә икәнен аңладылар, белгеч катнашучыларга телевизорда яки социаль челтәрләрдә күрсәткән шартлаулар - болар сәнгать фильмы түгел, илебездә яки башка илләрдә барган реаль вакыйгалар дип аңлатты. Дәрес «Терроризм - җәмгыятькә янау» фильмын карау белән дәвам итте, катнашучылар ничек итеп терактның корбаны булмаска кирәклеген белделәр һәм гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар. Аннан соң балалар Андрей Петровичның "Безне шартлатырга тиеш булган кыз" хикәясен тыңладылар һәм аның буенча фикер алыштылар. 

Дәрес балалар өчен файдалы узды, чөнки аларның күбесе кешелек алдында терроризм һәм экстремизм кебек куркыныч янау турында хәтта уйламаган да булган.

Белгеч, «Террорчылык янаган очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре» дигән белешмәлектә катнашучыларга курыкмаска, борчылмаска, ә үз иминлеге турында кайгыртырга өйрәнергә һәм үзеңне мәгънәсез, акланмаган куркынычларга дучар итмәскә киңәш итте.

Чара ике кече төркем белән үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International