"Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты"ның “Шәфкатьлек” бүлегендә "Күңелле кар кешеләре" әвәләү шөгыле.

2022 елның 26 гыйнвары, чәршәмбе

2022 нче елның 26 гыйнварында   "Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты"ның “Шәфкатьлек” бүлегендә тәрбияче Тимергалиева А.Н. "Күңелле кар кешеләре"әвәләү шөгыле үткәрде.

  Максат: пластилин белән эшләү күнекмәләрен формалаштыру, әвәләп ясауга кызыксыну уяту, бармакларның хәрәкәтчәнлеген, вак моториканы, фантазияне  үстерү.

Пластилин - бала белән төрле кызыклы дәресләр үткәрү өчен бик яхшы материал. Ул вак моториканы үстерә. Шөгыль башында тәрбияче кеше әвәләп ясау алгоритмын күрсәтте һәм аңлатты. Шуннан соң балалар бик теләп эшкә керештеләр. Пластилиннан шат йозле кар кешеләрен әвәли башладылар. Һәммәсе эшне иҗади якын килеп башкарырга тырышты. Шөгыль  бик күңелле һәм мавыктыргыч узды. Балалар канәгать калдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International