Түбән Кама шәһәренең «Гаилә» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү Мәдәни үсеш һәм социаль ярдәм үзәге автоном коммерцияле булмаган оешмасы быел РФ Президенты грантын «Үзебезне дәвалыйбыз – табигатьне имгәтәбез» проекты белән отты. Проект халыкның экологик грамоталылыгынартттыру, өй шартларында фармотходларны утильләштерү өлкәсендә мәгълүмати – агарту эше аша формалаштыруга, һәр гражданга әйләнә-тирә дөньяга карашын үзгәртүче «аңлы кулланучы» тәрбияләүгә, табигый ресурсларны сакларга һәм арттырырга, аларны рациональ кулланырга, шулай ук үз сәламәтлегенә җаваплы карарга өйрәтүгә юнәлтелгән.
Өй аптечкаларын караганда барлык гражданнарның да: «Яраклылык вакыты чыккан даруларны кая куярга?» дигән соравы туа. Кешеләр аларны көнкүреш чүп-чары белән бергә ташлый. Шул ук вакытта берәү дә бу табигатькә, үзебезнең, балаларыбызның һәм оныкларыбызның сәламәтлегенә зыян китерергә мөмкин дип уйламый. Ә фармоходлар инде бөтен җирдә: җирдә дә, океанда да. Халыкара табигатьне саклау берлеге (IUCN) мәгълүматларына караганда, Европада материк суларның 50% ына кадәр химик составында, шулай ук диңгездә яшәүчеләрдә дә антидепрессантлар, антибиотиклар, ялкынсынуга каршы чаралар һәм гормональ препаратлар эзләре табылган. Болар - калдыклар иң начарлары булып саналала. Алар елдан - ел арта гына бара.
Димәк, сәламәтлеккә хезмәт итәргә тиеш әйберләр, көн саен безне һәм балаларыбызны агулый, дип әйтергә була. Шуңа күрә дару препаратларын җитештерүчеләр һәм гади кулланучылар алдында - дару препаратларын кулланганда һәм утильләштергәндә җаваплы үз-үзеңне тоту формалаштыру тора.
Ә моны ничек дөрес итеп эшләргә? Шәһәр һәм район гражданнарын аз гына булса да әйләнә-тирә дөньяны сакларга, үз сәламәтлегеңне һәм киләчәк буыннарның сәламәтлеген сакларга ярдәм итәчәк әлеге проблеманы хәл итүгә ничек дөрес өйрәтногә? Балигъ булмаган балаларны табигатькә, аның байлыкларына сакчыл карарга өйрәтергә, аларда әйләнә-тирәдәгеләргә мәрхәмәт хисе тәрбияләргә?
Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге «Үзебезне дәвалыйбыз – табигатьне имгәтәбез» проектын тормышка ашыру кысаларында «Гаилә» үзәге проектның партнеры булды һәм әлеге үзәккә консультация һәм мәгълүмати ярдәм күрсәтәчәк. «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятенең «Түбән Кама-информ» филиалы шулай ук «Гаилә» үзәгенә проект чараларын яктыртуда партнерлык ярдәме күрсәтәчәк. Түбән Кама медицина көллияте волонтерлары шәһәр һәм район халкына мәгълүмати материал тарату буенча эко-акцияләр һәм балигъ булмаган балалар белән ЭКОдәресләр үткәрәчәкләр.
Болар барысы да Түбән Кама муниципаль районы халкының гомуми экологик культурасын күтәрүгә; яраклылык вакыты чыккан дару чараларын утильләштерүгә дөрес якын килергә сәләтле кешеләр санын арттыруга; өлкәннәрнең дә, балигъ булмаганнарның да үз Ватаныбызның табигате өчен җаваплылыгын күтәрүгә, үз җиреңне, йортыңны, сәламәтлегеңне саклау кирәклеген аңлауга ярдәм итәчәк.
«Үзебезне дәвалыйбыз – табигатьне имгәтәбез» проектын гамәлгә ашыру 1 февральдән башлана һәм 30 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.