«Холокост: хәтер һәм кисәтү»

2022 елның 26 гыйнвары, чәршәмбе

Ел саен үткәрелә торган «Холокост турында хәтер атнасы» кысаларында 25 гыйнвар көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль эш буенча белгече Эльза Сәмигуллина «Холокост: хәтер һәм кисәтү» дип исемләнгән хәтер дәресе үткәрде. Әлеге чарада икенче бөтендөнья сугышының тарихка кереп калган Холокост исеме астында фаҗигале вакыйгасын аңлау максатыннан 14 бала катнашты.

Дәрес барышында балалар Европа үзәгендә башланган геноцидның сәбәпләре, «холокост» сүзенең әһәмияте, Холокост тарихы, халыкара хәтер көнен раслау, һәлак булганнар турында истәлекләрне саклау, мондый вакыйгалар кабатлануын булдырмау өчен барлык чараларның да үткәрелүе турында белделәр.

Балаларның берсе дә әлеге дәрестә белгәннәрдән битараф калмады. Мәгълүмат балаларда башка милләт кешеләре фаҗигасенә карата борчуга салды, милләтчелек һәм расизмга карата нәфрәт уятты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International