Питрәч муниципаль районының «Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә "Син үзең генә шундый - сөекле дә, газиз дә!" чара үткәрелде

2020 елның 30 ноябре, дүшәмбе
27 ноябрь көнне Питрәч муниципаль районының «Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре, район китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә, Халыкара Әниләр көнен бәйрәм итү кысаларында, аналарның социаль әһәмиятен күтәрү максатыннан чара үткәрделәр. Чарада төрле категория гаиләләреннән әниләр катнашты
Чара барышында «Золушка», «Бие, бие» кебек күңелле конкурслар һәм викториналар үткәрелде. Катнашучылар уңай эмоцияләр алдылар һәм белгечләргә бәйрәм кәефе бүләк иткән өчен рәхмәт белдерделәр.
Соңыннан истәлекле сувенирлар тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International