Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә көндезге булу бүлегенең хезмәт буенча инструкторы Сафия Ганиева социаль хезмәт алучылар өчен массажер ясау буенча мастер-класс үткәрде.
Чаранын максаты: иҗади күзаллауны гамәли биремне үтәү аша үстерү.
Мастер-класс башында, көндезге тору бүлегенең социаль хезмәт алучылары, кулдан һәм инструменталь массажны дөрес ясаганда, аның даруларны гына түгел, хәтта табибларны да алыштыру көченә ия булуына инандылар.
Белгеч кул массажерларының төрле төрләре белән таныштырды, аларны ничек куллану турында сөйләде һәм үз куллары белән киндер капчыктан иң гади массажер ясарга тәкъдим итте. Социаль хезмәт алучылар бу тәкъдимне дәртләнеп кабул иттеләр. Чара барышында белгеч массажерның үрнәген күрсәтте, аны әзерләү эзлеклелеген аңлатты.Мастер класста катнашучылар үз эшләреннән канәгать калдылар.