Питрәч муниципаль районында «Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе " технологиясе буенча укулар үткәрелә

2020 елның 30 ноябре, дүшәмбе
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Питрәч муниципаль районындагы «Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологиясе кысаларында туганнарын һәм башка затларны өйдә тәрбияләү буенча күнекмәләр белән өйрәтү дәресләре үткәрелә.
Дәресләр программасы теоретик нигезләрне өйрәнүгә һәм гомуми тәрбия күнекмәләрен практик үзләштерүгә, өзлегүләрне профилактикалауга, үз-үзеңә хезмәт күрсәтү методларына, гигиеник тәрбия бирү, туклану һәм ашату кагыйдәләренә, беренче табибка кадәр ярдәм итү алымнарына юнәлдерелгән.
Барлык теләүчеләрне «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологиясе кысаларында Питрәч авылы, Совет урамы, 27 нче йорт адресы буенча бушлай уку узарга чакырабыз.
Өстәмә мәгълүматны 8(84367) 3-04-65 телефоны буенча алырга мөмкин
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International