Хәйруллина Мәһданисә Тимерҗан кызы 1929 елның 18 апрелендә Шалты авылында туган. Сугыш башланганда аңа 12 яшь була, әтисен фронтка алалар.
- Гаиләдә без ике идек, әнигә авыр булды. Ул елларда ачлык-ялангачлык була. Әни фермада эшләде, борчак, салам алып кайта, утыбыз, утыныбыз булмады. Сугыш елларында авыллар буйлап армиячеләр йөри, бәрәңге җыялар. Безгә дә килделэр һәм төн кунырга калдылар. Куркыныч иде, тик алар безгә кагылмады, бәрәңге алдылар һәм иртән киттеләр.
Сугыштан соң әтисе әйләнеп кайта, авыр яраланганнан соң аңа кулын ампутациялиләр. Укуга вакыт юк иде, 8 ел мәктәптэ эшлэргэ туры килде. Эш шунда ки, мәктәп өчен утын әзерләргә туры килде. Мәктәптән тыш барлык балалар да басуларда эшләделәр – киндер бәйләделәр, фермада бозаулар карадылар.
Хәйруллина Мәһданисә Тимерҗан кызы 1950 елда кияүгә чыга, 4 бала тәрбияли, бүгенге көндә 15 оныгы һәм 11 оныкчыгы бар.