Чепья авылында урнашкан “Наз” үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә “Кояш назы әниләрдә” дип исемләнгән әдәби – музыкаль кичә үтте. Кичә аналар күңеле шикелле җылы, йомшак, матур хисләргә бай булды. Әлеге чара матур җырлар, шигырьләр, гыйбрәтле бәяннәр, уен – көлке белән үрелеп барды. Бергәләшеп бишек җырларын, бала төрү серләрен дә искә төшердек.
“Ана назы җирдә мәңгелек” дип исемләнгән китап күргәзмәсеннән китаплар тәкъдим ителде.