Ноябрь аенда халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечлэренең балалары арасында «Мин - коррупциягә каршы" исемле балалар өчен рәсем ясау конкурсы игълан ителде. Конкурста сигез баланың эше катнашты.
Өченче декабрьдә конкурска йомгак ясалды. Барлык эшләр дә кызыклы иде, балаларның тырышканлыгы күренә иде. Призлы урыннар яуладылар: Богданов Артур, Заһидуллина Азалия, Манапова Регина. Балаларга, конкурста катнашучыларга татлы бүләкләр тапшырылды һәм катнашканнары өчен рәхмәт белдерелде.