“Ялкын” хәрби-патриотик клубында профилактик әңгәмә узды

2020 елның 3 декабре, пәнҗешәмбе

2020 елның 2 декабрендә Зәй муниципаль районы “Ялкын” хәрби-патриотик клубында социаль куркыныч хәлдә булган балалар һәм яшүсмерләр белән чираттагы профилактик әңгәмә узды. Очрашуда “Форпост” МБУ белгечләре балигъ булмаганнарга гаиләдә, мәктәптә һәм җәмәгать урыннарында үзара мөнәсәбәтләр кагыйдәләре турында, УФСИН белгечләре урлау, янау, хулиганлык кебек башка затка карата хокукый җаваплылык турында, Дәүләт алкоголь инспекциясе инспекторы кулланучылар хокукларын яклау турында  мәгъләмат  җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International