Дартс һәм шашка буенча ярышлар

2020 елның 3 декабре, пәнҗешәмбе

Дартс һәм шашка буенча ярышлар

Инвалидлар декадасы кысасында Яр Чаллы «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре  3нче  декабрендә «РостРесурс «инвалидларны тернәкләндерү Ассоциациясе» вәкилләре белән берлектә дартс һәм шашка буенча ярышлар  уздырдылар, анда 56 инвалид бала катнашты.

Балалар азартлары һәм омтылышлары белән үзләренең сәләтләрен һәм мөмкинлекләрен күрсәттеләр. Балалар ярышларда бик теләп катнаштылар. Уеннар бик җылы һәм иркен шартларда үтте.

Җиңүчеләргә грамоталар, медальләр һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Бер генә реабилитантны да игътибарсыз калдырмадылар, һәркем бүләк алды.

Барлык катнашучылар да бик күп уңай эмоцияләр, көн буена яхшы кәеф алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International