2020 елның 2 декабрендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Инвалидлар декадасы- 2020” кысаларында “Цветик- семицветик” дигән игелеккә багышланган күңел ачу чарасы узды.
Алып баручы тылсымлы сәяхәткә барырга тәкъдим итте, анда чәчәк таҗларын өзеп, биремне үтәргә кирәк иде. Подшивалов Савелийның әнисе балаларга әниләргә багышлап үзе язган шигырен укыды.Балалар Аю һәм Куян белән бергәләп флешмоб биеделәр.
Чара ахырында барысы да татлы бүләкләр алдылар. Бәйрәмчә һәм күңелле кәеф белән барлык катнашучылар истәлеккә фотога төштеләр.