«Туган ягым синең белән горурланам!» КЦСОН Кукмара

2020 елның 3 декабре, пәнҗешәмбе

      Инвалидлар декадасы кысаларында «Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы Мифтахова Гөлия музей хезмәткәрләре белән берлектә мөмкинлекләре чикле балалар өчен экскурсия оештырдылар.         Эскурсия барышында балигъ булмаган балаларга аңлаешлы формада Кече Ватан тарихы һәм мәдәнияте турында сөйләделәр. Шулай ук балалар музей предметының, экспонатның, экспозициянең нәрсә икәнен белделәр, музейда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәнделәр. Балалар өчен бу әһәмиятле вакыйга булды, алар бу көнне бик күп кызыклы һәм файдалы нәрсәләр белделәр һәм күрделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International