«Өлкән буын» милли проектының «Демография» төбәк проектын тормышка ашыру кысаларында Югары Ослан интернат - йортында көн саен социаль хезмәтләрдән аз мобиль файдаланучылар белән дәресләр үткәрелә. Алар коляскадагы инвалидлар өчен махсус җиһазландырылган бинада уза. Бүгенге дәрестә безнең балалар «Аппликация»техникасы нигезләрен өйрәнделәр. Сайлап алуга төсле кәгазьдән, картоннан торган эш материалы тәкъдим ителде, чөнки кәгазь белән эшләү хәтерне, кулларның вак моторикасын, игътибарыбызны үстерә һәм өлкәннәрнең кәефен күтәрә.