«Радуга» Бөгелмә комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә Халыкара инвалидлар көненә багышланган чара узды. Дәресләрдә “Ачык дөнья” клубыннан сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балигъ булмаганнар катнашты.
2020 елның 7 декабрендә Югары Утар акылга зәгыйфьбулган балалар йорты- интернатында тәрбияче Тимергалиева Л.Х. “ Спорт- яхшы кәеф чыганагы!” дигән темага шөгыль үткәрде.
Декабрь башында традицион инвалидлар декадасына багышланган чаралар планын үтәү барышында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре инвалид балаларның туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырдылар.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Яр Чаллы шәһәрендәге «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә социаль хезмәт алучылар арасында «Әдәби укулар» социаль технологиясе зур кызыксыну уятты.
«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә инвалидлар көненә багышланган Татарстан Республикасы инвалидларының «Спорт хәрәкәте» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Әсхәт Галеев катнашында дартс һәм шашка буенча ярышлар узды.
06.12.2020 елда тәрбияче Сагидуллина М.В. мәктәп яшендәге балалар белән «Спорт наркотиклар урынына» (күзәтүчесезлекне һәм хокук бозуларны профилактикалау буенча)дигән ярыш - конкурс үткәрде.
Максат: сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру һәм пропагандалау; яшьләр арасында наркомания һәм тискәре күренешләрне профилактикалау.
Спорт ярышларында 6 тәрбияләнүче катнашты.
2020 елның 5 декабрендә Алексеевск муниципаль районының «Кайгырту» приютында тәрбияче Шатков Алексей Александрович тарафыннан 9 кешедән торган мәктәп яшендәге балалар белән «Билгесез сугыш. Мәскәү астында сугыш» темасына видеофильм карау белән тарихи сәгать үткәрелде.
Максат һәм бурычлар:
04.12.2020 г. социаль педагог Смелова Н. А. мәктәп яшендәге балалар белән «Агрессияне ничек җиңәргә?» дигән тренинг дәрес үткәрде.
Максат: агрессивлык дәрәҗәсен киметү. Дәрестә 9 бала катнашты.
«Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре Зиннатова Г.Р. , Хөсәенова Л.З. “Ирекле Волонтер” оешмасы белән берлектә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган “Үзеңне тормыш өчен сакла!” дип исемләнгән акция үткәрделәр. Вич Глобаль иҗтимагый сәламәтлек саклауның төп проблемаларының берсе булып кала.
Инвалидлар һәм өлкәннәрне озак вакытлы карау системасы “Демография” милл проекты кысаларында “ Олы буын” проектында үзәк урын алып тора.