Яңа ел йолдызы». Алексеевск муниципаль районының «Кайгырту» приюты.

2020 елның 4 декабре, җомга

2020 елның 3 декабренда хезмәт буенча инструктор Давыдова О. Н. 9 - 16 яшьлек   тәрбияләнүчеләр  белән  дәрес  үткәрде.

Максат: шпагат җепләре белән эшләү техникасы осталыгын камилләштерүне дәвам итү, бу техникада йолдыз ясарга өйрәтү.

 Дәрестә 4 тәрбияләнүче  катнашты. 

Чарада балалар шпагат җепләре белән эшләү техникасы белән танышуны дәвам иттеләр, эшләнмәләр үрнәкләрен карадылар, эзлекле башкару барышы турында аңлатмаларны тыңладылар.

Клей һәм кайчы белән эшләгәндә куркынычсызлык техникасын кабатлап, балалар гамәли эшчәнлеккә керештеләр, анда йолдыз фигурасын шпагат җебе белән тутырдылар һәм төймәләр, стразалар, яңа ел уенчыклары белән бизәделәр.

Балалар биремне үтәделәр, эшләр пөхтә, матур, төсле  килеп чыкты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International