4 декабрь көнне, тәрбияче Исмәгыйлева Э.Х. инициативасы белән, балалар йортында традицион “Туган көн” чарасын билгеләп үттеләр. Анда 6 бала катнашты. Бу юлы балалар Загайнова Диана, Галимова Дарина, Васильев Артемны котладылар.
Туган көн - балалар өчен иң көтеп алынган бәйрәмнәрнең берсе. Без иртәдән бәйрәм рухын чагылдыру өчен бүлмәне бизәдек. Бәйрәм өстәл артында башланды. Тәрбияче аларның һәркайсын котлап истәлекле бүләкләр тапшырды. Музыка астында төрле конкурслар, уеннар уйналды. Аннан соң татлы ризыклар белән чәй эчтеләр. Барлык балалар да бәйрәмнән бик канәгать калдылар. Туган көн - ул бары тик бала тормышында бер генә бәхетле көн. Мондый шатлыклы, тыныч һәм мавыктыргыч көннәр һәр бала тормышында мөмкин кадәр күбрәк булсын иде.