Барлык йогышлы авырулар белән беррәттән, ВИЧ - инфекция актуаль тема булып кала. Социаль-тернәкләндерү бүлеге шәфкать туташы Айгөл Ганиева "СПИД һәм аның профилактикасы" темасына санитар-агарту әңгәмәсе үткәрде. ВИЧ-инфекция кешенең иммунодефициты вирусы китереп чыгара торган авырудан гыйбарәт, ул организмның саклагыч үзлекләрен нык изеп, икенчел инфекцияләр һәм яман шеш барлыкка килүгә китерә торган, табылган иммунодефицитның синдромы белән характерлана. Үз әңгәмәсендә медицина хезмәткәре әлеге авыруны тапшыру һәм профилактика чараларына басым ясады.