Декабрь башында, гадәттәгечә, Инвалидлар Декадасы билгеләп үтелә, ул Халыкара инвалидлар көненә багышланган.Ел саен безнең Арча район балалар китапханәсе “ Өет чаткысы” тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләргә шатлык бүләк итә. Әлбәттә инде, әкият геройлары әлеге үзәкнең көтеп алган кунаклары дип санала.
Ә бүген, балалар язучысы Николай Носовнын әкияти повестенең төп герое- күңелле һәм тиктормас Белмәмеш кунакчыл дусларына кунакка килде.
Балалар аның белән бергәләп җырладылар да, биеделәр дэ, табышмакларга җавап та әзерлэделәр һәм рәхәтләнеп хәрәкәтле уеннарда да катнаштылар. Ә нинди бәйрәм тәм-томнан башка?! Кыскасы, бәйрәм куңелле узды! Балаларның йөзләренләге ихлас елмаюлары , безгә барыбызга да тормышның матурлыгын күрә белергә һәм көндәлек проблемалар турында онытырга мәҗбүр итә, чөнки дөньяда cабыйларның сәламәтлеге һәм елмаюыннан да мөһимрәк байлык юк!