2020-нче елның 6-нчы декабрендә Югары-Утар балалар интернат-йорты тәрбиячесе Гильмутдинова Гөлчәчәк «Шахмат-шашка турниры»дип исемләнгән уен-ярышы үткәрде. Турнирда берничә тәрбияләнүче катнашты.
Турнирның максаты: балаларның интеллектуаль үсеше өчен шартлар тудыру.
Бурыч:
• Фикерләү эшчәнлеген активлаштыру, хәтер, игътибар, тапкырлык, зирәклек белән шөгыльләнү;
• Логик фикерләүне, җаваплылык хисе үстерү һәм проблемалы ситуацияләрне хәл итә белү;;
• Үзеңне тыныч тота белү сыйфаты тәрбияләү, лаеклы җиңә һәм лаеклы җиңәлә белү.
Турнир оештыру мизгеленнән башланды. Соңыннан табышмаклар әйтелде. Балаларның кем белән кем уйнаячагын жирәбә ярдәмендә билгеләделәр. Балалар уен кагыйдәләре белән таныштылар. Уен вакытында тыныч музыка яңгырады.
Турнир ахырында тантаналы рәвештә турнирда катнашучыларның барысын да бүләкләү булды.