ЯҢАЛЫКЛАР


8
декабрь, 2020 ел
сишәмбе

05. 12.2020 ел. Алексеевскиның «Кайгырту» приюты тәрбиячесе Карамзина О.В. мәктәпкәчә яшьтәге балалар  белән «Кошлар»дидактик уены үткәрде.

Максат: кошларны классификацияләү һәм атау күнекмәләрен ныгыту.


7
декабрь, 2020 ел
дүшәмбе

Арча районының 90 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Арчаның “Өмет чаткысы” мөмкинлекләре чикләнгән яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә танып-белү шөгыле үткәрелде.


"Апрель" тернәкләндерү үзәгендә ​балаларны сюжетлы уеннар уйнарга өйрәтү.
 


Арт-терапия белән шөгыльләнүнең,  аерым алганда, тозлы камырдан әвәләп ясауның файдасы.
 


Арт-терапия белән шөгыльләнүнең,  аерым алганда, тозлы камырдан әвәләп ясауның файдасы.
 

«Апрель»тернәкләндерү үзәгендә музыкаль терапия.

           3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Бу көн нинди максат белән оештырылды? Максаты-инвалидлар проблемаларына игътибарны җәлеп итү. Аларны социальләштерүгә игътибар итәргә. Инвалидлар декадасы кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне җәмгыятьнең мәдәни, социаль һәм икътисади тормышына җәлеп итәргә тырышалар.

       

2020 елның 4 декабрендә Баулы муниципаль районының «Милосердие» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре, Капитонова Татьяна һәм Шәрипова Татьяна, Халыкара инвалидлар көне уңаеннан, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә яшәү шартлары буенча тикшерү үткәрделәр

06.12.2020 ел. «Кайгырту» приютында тәрбияче Королева Н.В. 9 кешедән торган мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән «Яхшылык турында сөйләшик» темасына әңгәмә үткәрде.

Максат: тәрбияләнүчеләрнең игелеклелек, әдәплелек, намуслылык төшенчәсен киңәйтү; балаларда игелек, яхшылык, яхшы гамәлләр турында күзаллаулар формалаштыру. Балаларда игелеклелек, яхшылык , ярдәмчеллек, шулай ук үзеңне һәм башкаларны дөрес бәяли белү, кешеләрнең, геройларның, персонажларның уңай сыйфатларын күрергә өйрәтү кебек сыйфатлар тәрбияләү.

«Дустыма бүләк»  ясау буенча мастер-класс

 

Инвалидлар декадасы кысаларында Яр Чаллы «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре  7 нче  декабрендә   14 инвалид бала өчен 13 нче балалар сәнгать мәктәбе педагогы Зольникова М.М. «Дустыма бүләк» дигән мастер-класс үткәрде.

Педагог балаларга кул эшләрен ничек итеп бер-бер артлы башкару турында сөйләде. Иң кечкенәләре әниләр белән бергә кәгазьдән матур чәчәкләр ясадылар. Барысы да үз эшләреннән канәгать иде.

Барысының да сувенирлары төрле һәм искиткеч матур килеп чыкты. Һәр бала өйләренә бина интерьерының бизәге яки туганнары һәм якыннары өчен бүләк булып торырлык кул эшләрен алып кайтып киттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International