Яңа Чишмә районы “Карауһәм реабилитация мәктәбе”

2020 елның 7 декабре, дүшәмбе

Инвалидлар һәм өлкәннәрне озак вакытлы карау системасы “Демография” милл проекты кысаларында “ Олы буын” проектында үзәк урын алып тора. Шул проект кысаларында, 2020 елның 1 августыннан Яңа Чишмә районы “Кайгырту” үзәгендә, бушлай килеш “Карау һәм реабилитация мәктәбе” кабинеты эшли башлады.

“Караумәктәбе”ндә узучы дәресләр гомуми карау процедуралары, тоткарлык профилактик чараларын күрү, үз-үзеңне карау ысуллары, өй шартларында гигиена кагыйдәләрен үтәү, ашау һәм ашату кагыйдәләре турында бара. Бу мәктәптә оештырылган дәресләр, авыр хәлле авыруларны, инвалидларны карау буенча төп күнекмәләренә өйрәтәчәк, озак вакытлар аларның мөстәкыйльлекләрен дәвам иттерәчәк.

“Карау мәктәбе” кабинетында дәресләр атна саен социаль хезмәткәрләр, авыр хәлле авыруларның туганнары белән үткәрелә, шулай ук өйгә  барып өйрәтү мөмкинлеге дә бар.

Бу курсларны үтәргә теләүчеләрне Яңа Чишмә авылы, Майская урамы 8 йорт адресы буенча көтеп калабыз. Белешмәләр өчен телефон номеры: 8(84348) 2-29-37.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International