«Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре Зиннатова Г.Р. , Хөсәенова Л.З. “Ирекле Волонтер” оешмасы белән берлектә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган “Үзеңне тормыш өчен сакла!” дип исемләнгән акция үткәрделәр. Вич Глобаль иҗтимагый сәламәтлек саклауның төп проблемаларының берсе булып кала. Бу көнне волонтерлар мәгълүмати буклетлар тараттылар. Акциянең максаты - бу проблемага бөтен дөнья кешеләрен җәлеп итү, ВИЧ – инфекция һәм СПИД таралуны булдырмый калу, әлеге авыру буенча гражданнарның белемнәрен арттыру һәм көчәйтү.