Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Әдәби укулар» технологиясен гамәлгә ашыралар

2020 елның 7 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Яр Чаллы шәһәрендәге «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә социаль хезмәт алучылар арасында «Әдәби укулар» социаль технологиясе зур кызыксыну уятты.

Социаль хезмәт алучыларның өйләрендә кайбер хезмәтләрне башкарганда, мәсәлән, аш-су әзерләгәндә, өйгә табиб чакырганда, социаль хезмәткәрләрнең алар белән аралашырга өстәмә вакытлары була. Нәкъ шул арада социаль хезмәт алучыны кызыксындырган әдәби әсәрне укуны оештырырга мөмкин. Кайбер очракларда социаль хезмәткәрләр аларның соравы буенча китапханәләрдән китаплар һәм журналлар алып киләләр, шулай ук өлкән яшьтәге кешенең шәхси китапханәсеннән файдаланалар. Әдәби әсәрне уку, ә аннан соң укылган буенча фикер алышу өлкән яшьтәге кешенең борчуын, ялгызлык хисен киметүгә, эмоциональ һәм психик халәтен яхшыртуга ярдәм итә.

«Әдәби укулар» технологиясе кысаларында шулай ук башка төрле методикалар да кулланыла: «виртуаль экскурсияләр» - интернет аша дөнья илләренең истәлекле урыннары белән танышу, «мәгълүмати навигатор» - интернеттан, электрон почтадан файдаланганда, дуслар һәм туганнар белән видеоэлемтә аша аралашканда ярдәм күрсәтү.

Технологияне куллану аз хәрәкәтле өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның социаль активлыгын арттыра, социаль җайлашуына булыша һәм социаль-мәдәни кыйммәтләргә җәлеп итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International