2020 елның 7 декабрендә Югары Утар акылга зәгыйфьбулган балалар йорты- интернатында тәрбияче Тимергалиева Л.Х. “ Спорт- яхшы кәеф чыганагы!” дигән темага шөгыль үткәрде. Максат: күрү, ишетү һәм эмоциональ кабул итү юлы белән сәламәт яшәү рәвеше турында белемнәрен һәм күзаллауларын системалаштырырга, физик тәрбия һәм спорт белән шөгыльләнүнең сәламәтлек өчен,файдалы икәнлеген аңларга ярдәм итәргә өйрәтү. Шөгыль башында тәрбияче спортның сәламәтлек өчен, ничек файдалы булуы турында сөйләде. Шөгыль дәвалау- физик бүлмәсендә узды. Бу балаларның иң яратып шөгыльләнә торган бүлмәсе. Балалар тренажерларда шөгыльләнделәр, гимнастик шарлар белән уйнадылар. “Күңелле спорт” уеннары үткәрелде. Балалар бик канәгать калдылар.