«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә инвалидлар көненә багышланган дартс һәм шашка буенча ярышлар

2020 елның 7 декабре, дүшәмбе

«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә инвалидлар көненә багышланган Татарстан Республикасы инвалидларының «Спорт хәрәкәте» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Әсхәт Галеев катнашында дартс һәм шашка буенча ярышлар узды.

Чараның максаты: мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең ялын оештыру, өстәл һәм спорт уеннарын популярлаштыру.

Әсхәт Галеев катнашучыларны сәламләп, бәйрәм белән котлады, барысына да ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм ярышларда лаеклы җиңүләр теләде. Оештыручылар социаль хезмәт алучыларны уен кагыйдәләре белән таныштырдылар, уңышлар теләп, чараны ачып җибәрделәр.

Дартс уены буенча ярышучылар үз осталыкларын, төгәллекләрен күрсәтеп, азарт белән мавыктыргыч уенга кушылдылар. Алар арасында кулларына дротикларны беренче тапкыр тотып, уеннан канәгатьлек тәэсирләре алган катнашучылар да бар иде. Ә калган социаль хезмәт алучылар шашка уенында интеллектуаль атмосферага чумдылар һәм төрле комбинацияләр кулланып, үзләренең уеннарда ирешкән нәтиҗәләрен  исәпли белүләрен күрсәттеләр.

Судьялар очколар суммасы буенча җиңүчеләрне билгеләделәр. Уенда җиңүчеләрне медальләр, кубоклар, грамоталар, истәлекле бүләкләр белән бүләкләделәр, ә барлык катнашучылар да грамоталар һәм татлы призлар алдылар.

Чарада кырык тугыз кеше катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International