"Бергә күңелле" клубы эше кысаларында һәм инвалидлар декадасы уңаеннан Балтачның «Наз» үзәге белгечләре Гөлшат Сәләхова һәм Рүзилә Рамазанова Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясенең 9 укучысы өчен «Бәхет кошы» дигән шөгыль үткәрделәр.
«Үзгәрешләр җиле» клубы эше кысаларында 2020 нче елның 07 нче декабре көнне Түбән Кама «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгечләре Гөлназ Веселовска һәм Гөлнара Гыйззәтуллина закон белән каршылыклары булган 30 яшүсмер өчен Боз сараенда хоккей матчын карауны оештырдылар. Максат: сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, яшүсмерләр хоккейын пропагандалау, яшүсмерләрнең ялын оештыру.
"Радуга" Бөгелмә комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Артеполихина Галина, арт-терапевтик техника кулланып, эмоциональ халәтне коррекцияләү буенча бүлекчәнең социаль хезмәт күрсәтүләрен балигъ булмаган алучылары белән эшләде.
07.12.2020 ел «Кайгырту» приюты тәрбиячесе Давлетшина Н.И. мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән «Кышкай-кыш»дип исемләнгән уен-викторина үткәрде. Максаты: балаларның кыш турында белемнәрен гомумиләштерү.
Бурычлар: күңелле кәеф булдыру, «Кыш» темасы буенча сүзлек запасын баету, командада эшли белү, коллективизм хисе тәрбияләү.
Дәрестә 8 кеше катнашты.
Барысы да гадел яшәргә кирәклеген белә, шулай да балаларга коррупциянең нәрсә икәнлеген аңлату бик кыен. Бу тематикага рәсемнәр балалар өчен зур әһәмияткә ия, чөнки үз-үзеңне тоту нигезләре иртә яшьтән үк салына. Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан Түбән Кама «Веста» үзәге хезмәткәрләренең 12 баласы арасында «Без коррупциягә каршы» дигән темага рәсем конкурсы уздырылды. Максаты: кирәкмәгән социаль күренеш буларак коррупциягә тискәре мөнәсәбәт, актив тормыш позициясе һәм гражданлык җаваплылыгын формалаштыру.
2020 елны 8 нче декабрьдә ZOOM аша балаларның әти-әниләре белән очрашу үткәрелде, анда балалар әти-әниләре, туганнары белән аралаштылар , моңа балалар да, ата-аналар да бик шат иде.
2020 елның 8 нче декабрьндә Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты – интернатында тәрбияче Фазлыева Л.Х. “Теләк агачы“ дип исемләнгән күңел ачу чарасы үткәрде
2020 елның 8 декабрендә Тукай районы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында инвалидлар Декадасы кысаларында хәйрия акциясе узды
«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә массаж ясау буенча шәфкать туташы Ольга Вискова “Өске очлыкларга массаж ясау” дигән темага гамәли шөгыль үткәрде.
07.12 2020 ел. «Кайгырту» приютында шәфкать туташы Гильманова Т.А. мәктәп яшендәге балалар белән «Мин салкын тиюдән курыкмыйм» дип исемләнгән сәламәтлек минутын үткәрде.
Максат: балаларның кышкы чорда организмны ныгыту алымнары турында белемнәрен ныгыту; үз сәламәтлегеңә сакчыл караш тәрбияләү.