"Бергә күңелле" клубы эше кысаларында һәм инвалидлар декадасы уңаеннан Балтачның «Наз» үзәге белгечләре Гөлшат Сәләхова һәм Рүзилә Рамазанова Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясенең 9 укучысы өчен «Бәхет кошы» дигән шөгыль үткәрделәр.
Балалар белгечләр һәм педагоглар җитәкчелегендә төсле бәйләү җепләреннән кечкенә кошчыклар ясадылар. Эшләр матур килеп чыкты. Яңа ел алдыннан алар бик яхшы бүләкләр, чыршыны бизәр өчен матур уенчыклар булачак.