Барысы да гадел яшәргә кирәклеген белә, шулай да балаларга коррупциянең нәрсә икәнлеген аңлату бик кыен. Бу тематикага рәсемнәр балалар өчен зур әһәмияткә ия, чөнки үз-үзеңне тоту нигезләре иртә яшьтән үк салына. Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан Түбән Кама «Веста» үзәге хезмәткәрләренең 12 баласы арасында «Без коррупциягә каршы» дигән темага рәсем конкурсы уздырылды. Максаты: кирәкмәгән социаль күренеш буларак коррупциягә тискәре мөнәсәбәт, актив тормыш позициясе һәм гражданлык җаваплылыгын формалаштыру.
Үз балалары белән әңгәмә барышында хезмәткәрләр коррупция нәрсә ул, Россиядә коррупция дәрәҗәсе, коррупция нәтиҗәләре, җәмгыять тормышының төрле өлкәләренә коррупция күрсәтә торган тискәре нәтиҗәләр турында сөйләштеләр. Балалар рәсем ясарга иҗади якын килделәр. Эшләр бик кызыклы килеп чыкты. Конкурста нинди дә булса коррупцион күренешләрне сурәтләүче рәсемнәр генә түгел, ә мәгънәлеләре дә бар иде. Сәламәтлек саклау, юл хәрәкәте иминлеге һәм башка өлкәләрдәге төрле хәлләр сурәтләнде.
Конкурста катнашучыларның барысы да истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.