«Үзгәрешләр җиле» клубы эше кысаларында 2020 нче елның 07 нче декабре көнне Түбән Кама «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгечләре Гөлназ Веселовска һәм Гөлнара Гыйззәтуллина закон белән каршылыклары булган 30 яшүсмер өчен Боз сараенда хоккей матчын карауны оештырдылар. Максат: сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, яшүсмерләр хоккейын пропагандалау, яшүсмерләрнең ялын оештыру.
Соңгы елларда яшьләр арасында спорт бик популяр. Мондый төрдәге чаралар мавыктыргыч һәм файдалы тамаша булып торалар. Өстәвенә, бүген шәһәребездә кая барырга да, нәрсә карарга да бар. Хоккей матчын тере күрү күңел ачу өчен генә түгел, үсеп килүче буынны тәрбияләү ягыннан да файдалы.
Закон белән каршылыклары булган яшүсмерләр һәм риск төркеме балалары боз сараенда булдылар, анда «Нефтехимик» һәм «Куньлунь» командалары арасында уен узды. Балалар рәхәтләнеп хоккейчыларның киеренке һәм кызыклы уенын карадылар, бик күп уңай тәэсирләр алдылар. Балаларның ялын мондый рәвештә оештыру аларга вакытны дөрес уздырырга һәм файдалы шөгыль турында уйлануларга сәбәп бирә.