Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Өске очлыкларга массаж ясау» дигән темага гамәли шөгыль

2020 елның 8 декабре, сишәмбе

     «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә массаж ясау буенча шәфкать туташы Ольга Вискова “Өске очлыкларга массаж ясау”  дигән темага гамәли шөгыль үткәрде.

       Чараның максаты:  социаль хезмәт алучыларны өске очлыкларга (кулларга) массаж ясау алымнарына өйрәтү, аның файдасы турында аңлату.

       Өске очлыкларга массаж ясау үз эченә: бармакка, кулга, буыннарга, беләк төбенә, терсәк буынына һәм җилкәгә процедуралар үткәрүне ала.

       Кулларга массаж ясау эшкә сәләтлелекне арртыра, авыртуны киметә, очлыкларның һәм мускулларның киеренкелеген йомшарта һәм буыннарны ныгыта, кулларны матурайта.

       Беләк мускулларына һәм кулның өске өлешләренә интенсив рәвештә массаж ясаган очракта, терсәк өлкәсенә һәм бармакларга аерым игътибар итәргә кирәк. Нәкъ менә шунда тупланган бик күп актив нокталарны массажлау нерв системасын ныгыта, бер үк вакытта тынычландыра һәм организмга көч бирә.

   Чара ахырында белгеч кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

    Чарада барлыгы  унбер кеше катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International