2020 елның 9 декабрендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә Инвалидлар декадасы кысаларында үзәктә тернәкләнү узучы инвалид балалар арасында “Джакколо” уены буенча турнир узды.
2020 елның 9 декабрендә Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Социалистик Хезмәт Герое Җәләев Радик Инсаф улын Казан шәһәренә Ватан Геройлары көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чарага озата бардылар.
Инвалидлар декадасы кысаларында Балтач районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Әсгать улы Нугаев Салавыч Сәрдегәне авылында яшәүче мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән очраштылар. Очрашулар чираттагы рәсми чарага әйләнмәде, аларның һәркайсы җылы аралашуга әверелде.
Ә район башлыгы һәм депутатның шәхси акчасына әзерләнгән Яңа ел азык-төлек бүләкләре аралашуга бәйрәм алды кәефен кертте.
Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар йортында, инвалидлар декадасы уңаеннан, көн дә күңелле җыр кичәләре үтеп тора. Чөнки мондый кичәләр өлкәннәребез күңеленә хуш килә. 8 нче декабрь көнне дә безнең йорт гармун тавышына күмелде. Урын өстендә ятучылар белән дә бу көнне күңелле җырлар аудиоязмадан тыңланылды.
Матур традиция буенча, 8 декабрь көнне Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин, район хәрби комиссары Васил Вәлиев, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина якташыбыз, Россия Герое Олег Исаевның әти-әнисе Вера һәм Николай Исаевлар янында кунакта булды, аларга истәлекле бүләкләр тапшырды.
Кукмара районы «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Компьютер ликбезы» технологиясе тормышка ашырыла.
2021нче ел символы - " Үгезчек »
Инвалидлар декадасы кысаларында Яр Чаллы «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге хезмәт буенча инструкторы Сергиенко С.Г. һәм Окушко И. В. 9 декабрь көнне. «2021нче ел символы -« Үгезчек»дигән мастер- класс үткәрделәр.
Мастер-класста яхшы кәеф шигырьләр, табышмаклар һәм мәзәкләр уку белән башланып китте һәм, киләчәктә, иҗади атмосфераны Яңа ел музыкаль әсәрләре күтәрде. Мондый иркен шартларда балалар бик теләп эшкә керештеләр: кәгазьдән үгез җыю детальләрен кистеләр, аннары аларны ябыштырдылар һәм аппликация белән бизәделәр. Барысы да процесстан һәм яңа 2021нче ел символы булган үгезләрдән ләззәт алдылар.
Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик культура дәвалау инструкторы Зөһрә Закирова «Скандинав таяклары белән йөрү-сәламәтлекне ныгыту һәм саклау чарасы» дигән темага мастер-класс үткәрде.
2020 елның 9 декабрь көнне Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты- интернатында тәрбияче Шәйхиева Е.А. Бөек Ватан сугышы елларында Россия патриотларының батырлыгына багышланган дәрес үткәрде.