07.12.2020 ел «Кайгырту» приюты тәрбиячесе Давлетшина Н.И. мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән «Кышкай-кыш»дип исемләнгән уен-викторина үткәрде. Максаты: балаларның кыш турында белемнәрен гомумиләштерү.
Бурычлар: күңелле кәеф булдыру, «Кыш» темасы буенча сүзлек запасын баету, командада эшли белү, коллективизм хисе тәрбияләү.
Дәрестә 8 кеше катнашты.
Дәрес вакытында балалар рәсемнәр белән эшләделәр, «Сез кышны беләсезме? ", "Кошны ата", «Яшь рәссам», «Пазллар» дигән конкурсларда актив катнаштылар. Табышмаклар чиштеләр, «Күңелле хоккейчылар» уены уйнадылар.
Соңыннан викторинада катнашучылар медальләр һәм баллы призлар алдылар.
Викторина бик күңелле, кызыклы, мавыктыргыч килеп чыкты.
Дуслык җиңде.